17 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Урыссулы Ефим Порфирьевич Семенов хәрәкәттән бәрәкәт таба
Урыссулы Ефим Порфирьевич Семеновка һич кенә дә табигый яшен бирергә мөмкин түгел – бүген 90 яшен тутырган тыл хезмәтчәне бакча тота, машина руле артына утырып, ерак шәһәрләргә еш барып кайта... Ефим Порфирьевич Семенов Башкортстанның Бишбүләк районы Черновка авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлаган егет урта-техник белем ала һәм утыз дүрт ел “Волго-Энерго-монтаж” оешмасында монтажчы булып эшли.
-
Камал театры, сишәмбе репетицияләрен бетереп, “Яшьләр сишәмбесе” проектын башлый
Бер кичтә 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр өч пьеса тәкъдим ителәчәк.
-
Бәйрәкәтамак ветераннары күңелләре белән картаймый
Бәйрәкәтамак авылында яшәүче хезмәт ветераннары - Нәкыя Мөхәммәт кызы Кадыровага – 90, Хәлимә Халик кызы Идиятуллина 95 яшь тулды.
-
Хөснулла ага Галимуллин гаилә җылысын тоеп яши
Бөек Ватан сугышы елларында япон самурайларына каршы көрәшкән Хөснулла Галимулла улы Галимуллинга 15 сентябрьдә 92 яшь тулды. Ефрейтор Галимуллин үз йорты бусагасын атлап кергән кунакларны чын солдатларга гына хас төз гәүдәсенә күп санлы орден һәм медальләр белән бизәлгән кителен киеп каршы алды.
-
Сәламәтлеге чикле балалар өчен “Мәгариф” проекты буенча 17 мәктәп яңартылган
Татарстанда быел "Мәгариф" илкүләм проекты буенча 97 мәктәптә цифрлы һәм гуманитар профиль үзәкләре оештырылды һәм күп профильле лицей ачылды.